Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда грипптан күмәк вакцинация укытучылардан башланачак
Чираттагы икенче төркем - 60 яшьтән өлкәнрәк затлар.
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Беренче чиратта грипптан вакцинаны укытучыларга ясаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Безгә хәзер нибары 15 процент вакцина килде. Шуңа күрә без Сәламәтлек саклау министрлыгы белән беренче чиратта вакцинацияләнәчәк контингентны билгеләдек — бу укытучылар, чөнки уку елы башлана, шулай ук алар сайлау комиссияләрендә булачак. Аннары 60 яшьтән өлкәнрәк затлар һәм хроник авырулары булган кешеләргә прививка ясалачак», — диде Любовь Авдонина.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайлау участокларында кешеләргә вакцинация үткәрүне хуплады, дип өстәде ул.
«Узган ел Сәламәтлек саклау министрлыгы белән уртак тәҗрибә булды. Ул популярлык казанды, чөнки тавыш бирергә килеп, шунда ук прививка да ясату бик уңайлы иде», — дип йомгак ясады Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз