news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гриппны кисәтү буенча кайнар элемтә эшли

Республикада яшәүчеләр кайнар элемтә буенча грипптан прививка ясау урыннары, вакцинациягә әзерләнү ысулларын (һ.б.) белешә ала.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында грипп һәм ОРВИ авырударын кисәтү буенча кайнар элемтә эшли. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кайнар элемтә 1-15 октябрьдә эшләячәк. Белгечләр әлеге авыруларны кисәтүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча үз киңәшләрен бирәчәк. Әйтик, республикада яшәүчеләр кайнар элемтә буенча грипптан прививка ясау урыннары, вакцинациягә әзерләнү ысулларын (һ.б.) белешә ала.

Ведомство хезмәткәрләре шулай ук әти-әниләргә балаларны салкын тиеп авырудан саклауга бәйле киңәшләр бирәчәк, йогышлы чирләрне кисәтүдә башка чаралар хакында сөйләячәк.

  • Республикада яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны түбәндәге телефон номерлары буенча бирә ала: 238-52-11, 238-96-84. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100