news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гриппның 580 очрагы ачыкланган

Татарстанда коронавирус, ОРВИ һәм грипп таралу дәвам итә.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда 580 кешенең грипп белән авыру очрагы ачыкланган.

«Сезон башыннан гриппның 580 очрагы теркәлгән. Аның 139 очрагы узган атнада ачыкланган», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, хәзер республикада грипп һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 40 процентка түбән, әмма бу күрсәткеч бик дөрес түгел, чөнки бәйрәмнәрдә күп кеше табибларга мөрәҗәгать итми.

Авыру билгеләре булган очракта ярдәм алу өчен медикларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки Татарстанда Covid-19, ОРВИ һәм грипп таралу дәвам итә, — диде ведомство җитәкчесенең урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100