news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гриппка каршы вакцинаның соңгы партиясе кайтарылган

Татарстанда быелгы эпидсезонда гриппка каршы вакцинаның соңгы партиясе кайтарылган.

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Дуңгыз гриппы килү фаразларын исәпкә алып, прививка ясатып, үзегезне һәм балаларыгызны саклап калырга мөмкинлек бар. Яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итү кирәк", - дип хәбәр итә министрлык. 

Татарстанга барлыгы 87 мең дозадан артык вакцина кайтарылган. Бүгенгә 1,3 млн кеше прививка ясаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot