news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гриппка каршы прививканы ял көннәрендә дә ясатырга мөмкин була

Поликлиникалардан тыш, вакцинация мобиль пунктларын Казан метро станцияләре янында да урнаштырачаклар.

Татарстанда гриппка каршы прививканы ял көннәрендә дә ясатырга мөмкин була
Солтан Исхаков

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда гриппка каршы прививка ясатырга теләге булган һәм эшләүче кешеләр өчен поликлиникалар ял көннәрендә дә ачык булачак. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Кешеләр поликлиникага килә алсын өчен, вакцинацияне шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә үткәрү күздә тотыла. Казанда метро станцияләре янында прививка ясарга ниятлибез», — дип ачыклык кертте спикер.

Дмитрий Лопушов билгеләп үткәнчә, поликлиникаларда вакцинация бүлмәләре прививка ясатырга теләгән кешеләр авырулар белән очрашмаслык итеп урнаштырылачак.

Моннан тыш, прививка ясатырга теләүчеләр саны 15 кешедән артып китсә, предприятиеләргә вакцинация үткәрү өчен табибларның мобиль бригадалары да килергә мөмкин. Моның өчен эш бирүчегә оешма урнашкан урын буенча поликлиникага заявка бирү дә җитә.

Лопушов шулай ук вакцинациянең бушлай үткәрелүе һәм һәркемнең үз эше икәнен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100