news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда грипп октябрь урталарына көтелә

Татарстанда әлегә грипп белән авыручылар теркәлмәгән.

«Хәзер гриппка каршы прививка ясау өчен иң уңайлы вакыт. Чөнки иммунитет барлыкка килгәнче, ким дигәндә, ике атна үтәргә тиеш», – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Татарстанга грипп октябрь уртасында яки ноябрь башында көтелә, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot