news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда грипп һәм ОРВИ сәбәпле - 20 сыйныф һәм кызамык аркасында 1 мәктәп ябылган

Бүген грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) аркасында Татарстанда 20 сыйныф ябылган. Казанның 4нче мәктәп-интернаты тулысынча карантинга ябык, чөнки бер укучыга кызамык диагнозы куелган. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрларның эшен көчәйттеләр. Барлык балалар, педагогик хезмәткәрләр һәм хезмәт күрсәтүче персонал иртәнге медицина фильтрын уза», - диделәр ведомствода.

Пневмония таралу сәбәпле, Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы 182нче лицей һәм Казанның 135нче мәктәбе укучылары 30 ноябрьгә кадәр дистанцион укытуга күчерелде. 182нче лицейда авыруның 13 очрагы, 135нче мәктәптә 11 очрагы ачыкланган.

Питрәч районы Көек авылында «Алгоритм» технологик лицеенда беренче сыйныф шулай ук пневмония таралу сәбәпле, дистанцион укытуга күчерелгән. Моннан тыш, лицейның 9 сыйныфында йогышлы авыру таралуның аерым очраклары ачыкланган. «Мәктәптә соңгы очрак ачыкланганнан соң 10 көнгә кабинет системасы бетерелде», — дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Ведомствода аныклауларынча, йогышлы авыруларны профилактикалауның санитар-эпидемиологик таләпләре буенча ике очрак теркәлгән вакытта сыйныф карантинга җибәрелә. Уннан артык очрак ачыкланганда мәгариф оешмасының эшчәнлеге вакытлыча туктатыла.

22 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 1 сентябрьдән 17455 укучы иртәнге фильтр контролен уза алмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100