news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны узган елга караганда кимрәк

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны узган елга караганда кимрәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда 21-27 сентябрьдә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 25,7 процентка һәм эпидемия бусагасыннан 26,5 процентка түбәнрәк булган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев хәбәр итте.

«Сентябрь башыннан Казанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар санының атна саен артуы теркәлгән. Соңгы ике атнада 12,8 мең очрак теркәлгән», - дип өстәде Әхмәдиев.

Аның сүзләренә караганда, авырулар саны арту өлкәннәр хисабына теркәлә. Шул ук вакытта 21 сентябрьдән аз гына кимү күзәтелә, бу үсешнең акрынаюын күрсәтергә мөмкин, әмма авыруның тотрыклы кимүенә түгел.

Ул шулай ук ел саен вакцинаның штамм составы яңартылу сәбәпле гриппка каршы прививка ясатырга тәкъдим ителүен искәртте. Прививка ясатырга теләүчеләрнең барысына да яшәү урыны буенча поликлиникага язылмыйча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, вакцинация бушлай үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot