news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 17,2 процентка ким

Татарстанда ОРВИ һәм грипп буенча эпидемиологик вазгыять тотрыклы һәм контрольдә тотыла. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә. Авырулар саны узган атна белән чагыштырганда 7,5 процентка кимегән һәм эпидемия бусагасыннан 17,2 процентка түбәнрәк кала.

«11 атнадан грипп белән авыручылар саны кимү тенденциясе күзәтелә. Уңай очраклар структурасында грипп вируслары өлеше 55,3 процент тәшкил иткән. Шуның белән бергә, РС-вирусларның, риновирусларның негриппоз этиологиясе вирусларының активлыгы саклана», – дип күрсәттеләр ведомствода.

Эпидемия сезоны вакытында мәгариф учреждениеләрендә ОРВИ билгеләре булган 38 953 укучы һәм 1 941 педагог ачыкланган, аларны дәресләргә кертмәгәннәр.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе язгы җылы һава торышы алдаучан булырга мөмкин, җиңел киемгә иртә күчү туңу һәм сулыш юллары авырулары куркынычын арттыра, дип кисәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100