news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны бер атнада 38 процентка кимегән

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны сезон өчен норма дәрәҗәсендә. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 3 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыруның 6 220 очрагы теркәлгән. Бу алдагы атнага караганда 38,1 процентка азрак.

Төбәктә гриппоз булмагаң этиологияле вируслар өстенлек итә, дип билгеләп үтелә. Барлык яшь төркемнәрендә дә авыручылар саны кимегән.

Моннан тыш, COVID-19 белән авыручылар саны тотрыклы рәвештә түбән дәрәҗәдә кала. 45 атнада 93 очрак теркәлгән. Авыручылар саны алдагы атналардагы дәрәҗәдә тора.

Гриппка каршы вакцинация кампаниясе кысаларында Татарстанда 1 миллионнан артык кеше прививка ясаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot