news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда грипп эпидемиясе кимүе күзәтелә

9 декабрьгә булган мәгълүмат буенча, “дуңгыз кизүе” белән авыручылар саны Татарстанда 1127 белән исәпләнә. Шуларның 58 процентын – 18-39 яшендәге кешеләр, 23,3 процентын балалар тәшкил итә

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 6 декабрьгә булган мәгълүматка караганда, республикада кискен тын юллары вирус инфекциясе белән – 23138, сезонлы грипп белән 1065 кеше авырый. Грипп эпидемиясе чәчәк аткан вакытта авыручылар саны 48 меңгә җиткән иде. Хәзер авыручылар саны кими башлады. Алай да, Татарстан “эпидемия бусагасын” 34 процентка узган. Шуңа күрә, эпидемиологик хәл әле киеренке булып кала. Яшел Үзән каласында авыручылар тагын да күбрәк: “эпидемия бусагасы” 104 процентка узып кителгән. Бу турыда бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ОРВИ һәм грипп авырулары белән бәйле эпидемиологик хәл буенча оператив штабы утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева белдерде. Аның сүзләренә караганда, 9 декабрьгә булган мәгълүмат буенча, “дуңгыз кизүе” белән авыручылар саны Татарстанда 1127 белән исәпләнә. Шуларның 58 процентын – 18-39 яшендәге кешеләр, 23,3 процентын балалар тәшкил итә. АН1N1 вирусы китереп чыгара торган грипп белән стационарда дәваланучылар саны исә кимүе күзәтелә.
Руфина Голубева хәбәр иткәнчә, 16 декабрьдә республикабызга Согуд Гарәбстанында хаҗ кылган 794 кеше кайтачак. Шуны күздә тотып, табиблар һәм эпидемиологлар алдында 7 көн эчендә хаҗиларның сәламәтлеген тикшерү, күзәтү, араларында авыручылар булса, үз вакытында танып белү бурычы куела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100