news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда грипп буенча эпидемия бусагасының гыйнварның икенче яртысында нормадан узып китүе фаразлана

Грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясен йоктыру куркынычына бәйле рәвештә, табиблар республика халкына прививкалар ясатырга киңәш итә

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Татарстанда грипп буенча эпидемия бусагасы якынча гыйнварның икенче яртысында тиешледән артып китәчәк. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белгечләр фаразлавына таянып,  грипп эпидемиясе алай ук көчле булмаячак, дип белдерде.

Грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясен йоктыру куркынычына бәйле рәвештә, табиблар республика халкына прививкалар ясатырга киңәш итә.

ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанга федераль бюджет хисабыннан гриппка каршы 932 мең  вакцина кайткан - бу "Гриппол" һәм "Гриппол плюс". Аның мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 470 меңнән артык кешегә прививка ясатылган, шул исәптән 117 меңнән артык бала һәм 351 меңнән артык олы кеше. Гриппка каршы вакцина мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалар, укучылар, медицина хезмәткәрләре, 60 яшьтән узган кешеләр, белем бирү учреждениеләрендә, хезмәт күрсәтү тармагында, транспортта эшләүчеләр, студентлар һәм башкалаларга прививкалары ясату өчен кайтарылган. Вакцина Татарстанның дәвәлау учреждениеләренә таратылган.

"Вакцина тулы күләмдә кайтты һәм без 1 ноябрьгә кадәр вакциналаштыруны тәмамларга телибез. Бу эпидемия нәтиҗәләрен киметү өчен яхшы корал. Бүгенге вакциналар тиешенчә тикшерелгән һәм куркынычсыз санала", - дип ассызыклады Г.Вафин.

Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Альбина Малова белдергәнчә, ата-аналарның үз балаларына прививка ясатудан баш тартуы аның ачуын чыгара икән. Бу вируска каршы препаратлар белән сату итүгә кызыксынган фармация компанияләре эше нәтиҗәсе түгелме икән, дип фаразлый ул.

Любовь Авдонина, үз чиратында, вакциналаштыруның нәтиҗәлелелеген узган ел күрсәткечләре буенча күреп була, дип белдерде. 

"Ул чакта прививкалау кампаниясендә без халыкның 23 процентын вакциналаштыра алдык һәм без авыручылар дәрәҗәсен уртача күрсәткечләрдә саклауга ирештек. Татарстан буенча эпидемия бусагасы узылмады. Бары 3 тән 6 яшькәчә алалар арасында һәм аерым шәһәрләр - Казан, Яшел Үзән, Чаллы һәм Әлмәттә генә эпидемия бусагасы узылды".

Татарстанда грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе эпидемиясе узган сезонда - 8 атна, ә Россиядә 17 атна дәвам иткән. Татарстанда 4,5 мең кеше чирләсә, Россия буенча әлеге күрсәткеч халыкның 5,4 процентын тәшкил иткән.                

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100