news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда грипп белән авыручылар саны кимегән

Татарстанда грипп белән авыручылар саны кимегән
Фото: «Татар-информ»

Татарстан Республикасында 2026 елның беренче атнасында кискен респиратор вируслы инфекцияләр һәм грипп белән авыручылар саны сизелерлек дәрәҗәдә кимегән. Барлыгы 17 040 очрак теркәлгән. Бу 2025 елның соңгы атнасы белән чагыштырганда 37 процентка азрак.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә билгеләп үтүләренчә, авыручылар саны кимүе барлык яшь төркемнәрендә дә күзәтелә.

Авыру очраклары структурасында грипп очраклары өлеше 78 процент тәшкил итә. Циркуляцияләүче штаммнар арасында А(H3N2) гриппы өстенлек итә.

COVID‑19 күрсәткечләре узган атнадагы дәрәҗәдә кала. 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда исә авырулар саны 19 процентка азрак.

news_right_1
news_right_2
news_bot