Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда грипп белән авыручылар саны бер атнада өч тапкырга арткан
Татарстанда ноябрьнең соңгы атнасында грипп белән авыручылар саны өч тапкырга арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
«Соңгы атнада ОРВИ һәм грипп белән авыруның 13 700 очрагы теркәлде. Авыручыларның 363е грипп йоктырган. Узган атнада грипп белән авыруның 114 очрагы теркәлгән иде», - дип билгеләде спикер.
Патяшина сүзләренчә, авыручыларның 55 проценты – балалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз