news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда грипп белән авыручылар саны артты

Татарстанда грипп белән авыручылар саны артты. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Узган атнада республикада грипп һәм ОРВИның 7 116 очрагы теркәлгән. Грипп булмаган этиологияле ОРВИ авыруының кимүе бу каникул атнасы булу белән бәйле», – дип билгеләде спикер.

Октябрь ахырында барлык ОРВИ белән авыручылар арасында грипп өлеше 5 процент булса, бүген ул 18 процентка кадәр арткан. Узган атнада гриппның 30 очрагы теркәлгән, дип өстәде Авдонина.

news_right_1
news_right_2
news_bot