Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда грипп белән авырган 89 кешенең берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган
2017 елның икенче атнасына Татарстанда грипп һәм үтә көчле тын юллары инфекцияләре эләктерүнең 25 мең 831 очрагы теркәлгән.
(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2017 елның икенче атнасына Татарстанда грипп һәм үтә көчле тын юллары инфекцияләре эләктерүнең 25 мең 831 очрагы теркәлгән, шул исәптән 89 очрак буенча грипп диагнозы куелган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, гриппның беренче фактлары 2016 елның 50 нче атнасыннан теркәлә башлаган. "Гриппның барлык фактлары да H3N2 төренә карый. Шуны билгеләп узарга кирәк: грипп белән авырган кешеләрнең берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган булган", – диде Любовь Авдонина.
Спикер республикада декабрь уртасыннан үтә көчле тын юллары авыруларының 10 процентка үсеше күзәтелүен билгеләп узды. Яңа елда гыйнварның беренче атнасында да авыру күрсәткечләре үсеше дәвам иткән. Любовь Авдонина республикада теркәлгән 25 мең 831 очракның 100 мең кешегә 67,1 нисбәтендә булуын билгеләп узды. Казанда ОРВИ эпидемия бусагасыннан 2 мәртәбә узган, Чаллы шәһәре буенча – 32,6, Яшел Үзән буенча 14,9 процентка үсеш күзәтелә.
"Грипп – сезонлы авыру, ул барыбер киләчәк, аннан качып булмый, әмма аны кисәтеп була", – дип ул бүлмәләрне ешрак җилләтергә, җәмәгатьчелек күп тупланган урыннарда битлекләр кияргә, борын куышлыгын көн дә юдырырга киңәш итте. Любовь Авдонина, шулай ук, быел аеруча куркыныч грипп икән дип артык шөбһә таратмаска кушып, гриппның барлык төрләре дә куркыныч, өзлегүләргә китерергә мөмкин булуын искәртеп, ныклап сакланырга кирәклеген ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз