Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда грипп акрынлап чигенә башлаган
Узган атнада Татарстанда ОРВИ структурасында гриппның өлеше 34 процент тәшкил иткән. Бүген Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Сезон башланганнан бирле грипп өлеше 90 процент булды, аннары 80 һәм 51 процент, ә үткән атнада 34 проценттан гыйбарәт иде. Профилактика чараларын барыбер дәвам иттерергә кирәк», – дип кисәтте Авдонина.
Узган атнада республикада ОРВИ һәм гриппның 12 759 очрагы теркәлгән. Бу моннан алдагы атнага караганда 13 процентка артык. Эпидемия бусагасыннан 38 процентка түбән. «Бүген вазгыять чагыштырмача тотрыклы. Авыру очраклары күбрәк 14 яшькәчә балалар арасында теркәлә», – диде Любовь Авдонина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз