Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда гражданнарның үзара салым программасы 2018 елда да дәвам итәчәк
Татарстан Президенты 2013-2017 елларда әлеге программа аша җирлекләр үсешенә барлыгы 2,8 миллиард сумнан артык акча инвестицияләнүен хәбәр итте.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстанда җирлекләрнең социаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән үзара салым программасы 2018 елда да дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты ТР Муниципаль берәмлекләр советының XII съездында белдерде. Республикада 956 муниципаль берәмлек исәпләнә. Съезд Казанның “Корстон” комплексында узды.
Татарстанда үзара салым программасы 2013 елдан тормышка ашырыла. “Бу – халыкның республика программаларында катнашып, җирле мәсьәләләрне хәл итүгә өлеш кертү күренеше. Шушы еллар эчендә җирлекләр үсешенә барлыгы 2,8 миллиард сумнан артык акча инвестицияләнде. Шуның 584,3 миллионы халыктан җыелган булса, 2,3 миллиард сумы – республика бюджеты керткән өлеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Мәгълүм булганча, халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттан 4 сум бирелә. “Ләкин кайвакыт әлеге программаның өстенлекләре турында халыкка аңлату җитми. Тупас эш алымнары шундый мәрхәмәтле проектны халыктан акча талау хәленә калдыра. Бу программа халык белән килештерелеп, кешеләрнең теләген исәпкә алып тормышка ашырылырга тиеш”, - дип ассызыклады Президент.

Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар тәкъдиме белән федераль законнарда үзара салым механизмнары камилләштерелүен искәртте. “Закон буенча, халыктан үзара салымны муниципаль берәмлек күләмендә референдум үткәреп җыялар. Хәзер исә аны халык җыены уздырып, торак пункт эчендә генә дә оештырып була. Шулай итеп, халык үз җирлегендәге борчыган мәсьәләләрне тиз арада хәл итә ала”, - дип аңлатты Президент.
Республика җитәкчесе үзара салым программасына бюджеттан алга таба да ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз