Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда гражданнарны күчемсез милекне рәсмиләштерергә мәҗбүр итәчәкләр
2025 елның 1 мартыннан хокук ияләрен күчемсез милекне рәсмиләштерергә этәрә торган яңа закон үз көченә керә, дип белдерде Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Громова ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә.
«Гражданнар һәм юридик затларның бурычы булачак. Төзедең икән – рәсмиләштер. Күчемсез милекне рәсмиләштермичә генә файдаланып булмаячак», - дип белдерде Громова.
Аның сүзләренчә, еш кына участокта йорт төзеп куялар, аны электрга тоташтыралар, әмма теркәмиләр. Аннары, мәсәлән, су баскан очракта кеше түләүләр ала алмый, чөнки объект чынлыкта бар, ә кәгазьдә ул юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз