news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы 2023 елда тәмамлана

Татарстанда Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы кысаларында чаралар дәвам итә. Аны 2023 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин искәртте.

Программа буенча республиканың 10 районы территориясендә 102 бинага (гомуми мәйданы 4 мең кв метрга якын) гражданнарны урнаштырырга кирәк.

Шулай ук Марат Айзатуллин күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасына әзерлек турында хәбәр итте. 2023 елда бу программага 716 объект кергән, аларның гомуми мәйданы 4 млн 360 мең кв метр тәшкил итә. Программаны гамәлгә ашыруга 6 млрд 198 млн сум сарыф итү планлаштырыла.

Бүген 84 йортта 219 лифтны алмаштыруга һәм 46 йортта төзелеш-монтаж эшләре башкаруга сәүдә узды.

Моннан тыш, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин аукцион узган федераль һәм республика программалары буенча эш барышы турында хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100