Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда гражданнар оборонасы буенча масштаблы өйрәнүләр уздырыла
Татарстанда гражданнар оборонасы буенча масштаблы өйрәнүләр уза. Алар идарә органнарының, гражданнар оборонасы көчләренең һәм гадәттән тыш хәлләрне хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
Өйрәнү чаралары бөтен Россия буенча 7-9 октябрь көннәрендә уза. Татарстанда күнекмәләр уздыру планын Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы җитәкчесе урынбасары – ТР Премьер-министры Алексей Песошин үз боерыгы белән раслады.
Өйрәнүләр башлану турында сигнал 6:00 сәгатьтә килде, ул вакытта Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планы гамәлгә кертелде. Шулай итеп, федераль башкарма органнарның территориаль бүлекчәләре, шулай ук республика җирле үзидарә органнары җитәкчеләре җыелды. Моннан тыш, гражданнар оборонасының җитәкче составы белән киңәшмә узды, анда күнекмә бурычлары куелды. Киңәшмәдә катнашучылар арасында – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы полковник Илдар Гыйбадуллин һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко.
Гражданнар оборонасы буенча чараларның үтәлешен 63 контроль төркеме күзәтте. Шулай ук хакимиятнең барлык дәрәҗәләре арасында мәгълүмат җыю һәм алмашу эше оештырылды һәм даими дислокация пунктларында җитәкчелек составының кизү торуы тәэмин ителде.
Моннан тыш, 9 октябрьдә 10:40 сәгатьтә сиреналар тикшереләчәк. Көн саен Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышлары уздырылачак.
«Барлык чаралар күрсәтмә дәресләр форматында уздырыла, анда җитәкчеләр һәм гражданнар оборонасы белгечләре җәлеп ителә», - дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы полковник Илдар Гыйбадуллин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз