news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Госуслуги 2.0» проекты буенча «Госконсьерж» сервисы эшли башлаячак

Татарстанда «Госуслуги 2.0» проекты буенча күп функцияле үзәктә онлайн форматта хезмәт алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр итте.

«Госуслуги 2.0» проектын эшләтеп җибәрү кысаларында эш тәртибендә «Госконсьерж» дип аталган сервис гамәлгә ашырылачак, күп функцияле үзәк хезмәткәренә шалтыраткач, ул теләсә нинди дәүләт хезмәте буенча гариза кабул итәчәк», - дип сөйләде спикер.

Ул гариза бирүчегә күп функцияле үзәккә килергә һәм гариза бирергә кирәк булмаячагын белдерде.

«Ягъни шалтыратасың, үз проблемаңны әйтәсең һәм онлайн-форматта хезмәт аласың. Мондый хезмәт Россиядә әлегә кадәр беркайда да күрсәтелмәде», - дип билгеләде ул.

Сервисны 2025 елның беренче – икенче кварталында эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100