news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гошер җыю кампаниясе дәвам итә

Татарстанда һәр елдагыча гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату буенча киң колачлы хәйрия кампаниясе башланды. Шуңа бәйле рәвештә, Диния нәзарәте 2026 елның 19 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул рәвешчә, гошер җыю кампаниясе барышында теләгән һәр кеше үз хуҗалыгында җыеп алынган уңыштан өлеш чыгара ала.

Мәчетләрдә бәрәңге, кәбестә, кабак, ташкабак, аш чөгендере, кишер, суган, алма, слива кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр, шулай ук бал кабул ителә. Җыелган азык-төлек бердәм рәвештә мохтаҗларга һәм аз керемле гаиләләргә таратылачак.

Гошер ул – сәдаканың махсус төре. Уңыш җыеп алынганнан соң, аның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыру дигән сүз.

Искәртеп үтик, 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 1201 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелды һәм мохтаҗларга таратылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot