Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Горький тимер юллары территориясеннән 61 тонна чүп-чар җыеп алганнар
Җыештырылган мәйдан 2,5 миллион квадрат метрдан артып киткән.
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстанда Горький тимер юлы территориясендә узган санитар-экологик икеайлык барышында 61 тонна чүп-чар җыеп алынганлыгын әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт Йортында узган брифингта сөйләде.
«61 тонна чүп-чар җыеп алып утильләштерүгә тапшырылды, полигоннарга 180 куб метрдан артык каты коммуналь калдыклар чыгарылды. Җыелган территориянең мәйданы 2,5 миллион квадрат метрдан артык тәшкил итте, эшләрдә 1,8 мең кеше катнашты», — диде ул.
Министр икеайлык вакытында республикада 9 меңнән артык машина җәлеп ителгәнен, җыюда 156 мең кеше катнашканын әйтеп узды. «Полигоннарга 500 мең куб метрдан артык калдыклар чыгарылды, 1,2 миллион артык агач һәм куак утыртылды», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз