news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Гонконг гриппы»ның 149 очрагы теркәлгән

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыру очракларының сезонлы артуы дәвам итә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәгълүматларына караганда, 8–14 декабрь көннәрендә 19 184 авыру очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч узган атна белән чагыштырганда югарырак, әмма эпидемия чигеннән артмый.

Соңгы атнада авырулар структурасында грипп өлеше 74 процентны тәшкил иткән. Лаборатор ысул белән 1 090 очрак расланган, шуларның 149ы — A(H3N2) штаммы, ягъни «Гонконг гриппы». COVID-19 белән авыру күрсәткече узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 2,7 тапкырга түбәнрәк.

Уку елы башыннан бирле иртәнге «фильтрлар» вакытында тән температурасы югары һәм ОРВИ симптомнары булган 10 561 укучы дәресләргә кертелмәгән. 35 мәктәпнең 92 сыйныфында уку процессы өлешчә туктатылган, ике белем бирү оешмасы тулысынча ябылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot