news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гомуми кулланылыштагы юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итүгә ныклы игътибар биреләчәк

Татарстанда гомуми кулланылыштагы юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итүгә ныклы игътибар биреләчәк

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Юлларны төзеклектә һәм тиешенчә карап тоту – республикада автомобиль транспорты катнашындагы һәлакәтләрне киметү һәм тоткарлыксыз автотранспорт хәрәкәтен тәэмин итү өчен мөһим шарт булып тора. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Павел Чернов бүгенге брифингта белдергәнчә, гомуми кулланылыштагы юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча якын елларда төп ике юнәлештә эш алып барылачак.

Быел республика Хөкүмәте М-7 федераль трассасының Татарстан территориясендәге участогын реконструкцияләүгә керешергә ниятли. Әлеге юлның Татарстан территориясендәге өлеше Казан-Чаллы юлы участогына туры килә. Бүген анда хәрәкәт ешлыгы нормадан ике ярым тапкырга артып китә, ягъни тәүлегенә 15 мең автомобиль тәшкил итә. Өстәвенә бу участокның моннан чирек гасыр элек кулланылышка тапшырылуы мәгълүм. Павел Чернов сүзләренә караганда, Казан-Чаллы юлының бу участогы 5-6 ел эчендә югары техник категориягә җавап бирерлек итеп үзгәртеләчәк. М-7 автомобиль юлын реконструкцияләү буенча төп җаваплылык РФ Транспорт министрлыгы каршындагы Федераль юл агентлыгында булса, Татарстан Хөкүмәте анда бергәләп катнашу тәкъдиме белән чыккан. Павел Чернов хәбәр итүенчә, быел ТР Хөкүмәте автомобиль юлының проект-смета документлары әзер булган, экспертиза үткән юл участокларында эш башлау өчен дәүләт-шәхси бизнез партнерлыгында 2,7 млрд. сум заем акчалары җәлеп итәргә җыена. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, киләчәктә бу участокны түләүле итәргә дигән ният бар.

Татарстан Хөкүмәте икенче проектны Казан-Оренбург юнәлешендә тормышка ашырырга җыена. Шәле авылыннан Саескан тавына кадәр участокта реконструкция һәм төзелеш эшләре башкарылачак. Хәзерге вакытта проектның бизнес-планы эшләнгән. ТР Хөкүмәте тарафыннан РФ Инвестиция фондыннан дәүләт ярдәме алу өчен документлар пакеты инде әзерләнгән. Бу юл төзелеше да дәүләт-шәхси бизнез хезмәттәшлеге принципларына нигезләнеп алып барылачак. Казан-Оренбург юнәлешендә тагын бер түләүле юл – 140 м озынлыктагы Әлмәт–Алексеевк участогы төзелеше планлаштырыла. Павел Чернов бу проект буенча да Инвестиция фондыннан ярдәм алу өчен документлар әзерләнүен хәбәр итте. Аның фикеренчә, бу эшләр Татарстанда гомуми кулланылыштагы юлларда юл-транспорт һәлакатләрен киметергә ярдәм итәчәк.

Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен торак пунктларны заман таләпләренә җавап биргән юллар белән тоташтыру да мөһим шарт булып санала. Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Репенко хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә асфальт юлсыз 1340 торак пункт исәпләнә. Бюджет мөмкинлекләре елына 20-25 торак пунктны асфальт юл белән тоташтыррга гына җитә. Шуңа күрә бүген бюджеттан тыш чыганаклар җәлеп итү зарур. ТР Премьер-министры кушуы буенча министрлыкта бүген шундый программа эшләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot