news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гомуми файдаланудагы юлларны ремонтлауга чыгымнар 12 миллиардка арттырылды

Татарстанда гомуми файдаланудагы юлларны ремонтлауга чыгымнар 12 миллиардка арттырылды
Фото: © «Татар-информ»

Быел Татарстанда гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләренә чыгымнар 12 миллиард сумга диярлек арттырылды. Министрлар Кабинеты карарын ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин имзалаган.

Документ төбәк Министрлар Кабинетының әлеге мәсьәләгә багышланган 2024 елның 25 гыйнварындагы карарына үзгәрешләр кертә. Хәзер гомуми файдаланудагы юлларны ремонтлау буенча эшләрнең гомуми күләме 54 миллиард 504 миллион 814,6 мең сум түгел, ә 66 миллиард 470 миллион 109,3 мең сумнан артык тәшкил итәчәк.

«2нче пунктта «54 504 814,6 мең сум» сүзләрен «66 470 109,38564 мең сум» сүзләренә алыштырырга», - диелә яңа карар текстында.

Шул ук вакытта, гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре программасын финанслау 22 миллиард 128 миллион 831,5 мең сумнан 33 миллиард 596 миллион 825,2 мең сумга кадәр артты.

Моннан тыш, республика бюджетындагы 2023 елда төзелгән килешүләргә түләү өчен билгеләнгән калган акчалар хисабына 497 миллион 301 мең сумнан артып киткән эшләр финансланачак.

Искәртеп узабыз, гыйнвардагы карар нигезендә «Имин һәм сыйфатлы юллары» илкүләм проекты кысаларында, «Төбәк, муниципальара һәм җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларын үстерүгә ярдәм күрсәтү» федераль проекты (һ.б.) буенча Казан, Чаллы һәм Түбән Кама транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү буенча эшләр каралган. Аларга чыгымнар үзгәрешсез калган.

  • Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан бирле РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100