news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гидроцикл белән катамаран бәрелешкән, бер кеше имгәнгән

Татарстанда гидроцикл белән катамаран бәрелешкән. Гидроцикл йөртүчесе җитди җәрәхәтләр алган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, бу хәл кичә, 5 июльдә, Казанның «Локомотив» пляжында булган. Ведомствога бу хакта мәгълүмат килгәннән соң урынга Казан янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме һәм 2нче номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары килеп җиткән.

Гидроцикл йөртүчесенең аскы теш казнасы һәм артериясе җәрәхәтләнгән. Аны хастаханәгә китергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot