news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үги әтисе 6 яшьлек малаен чүкеч белән кыйнаган

Хәзерге вакытта малайны гаиләдән алып, әнисен ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәләне карыйлар.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда үги әтисе 6 яшьлек малаен чүкеч белән кыйнаган. Хәзерге вакытта ТР Прокуратурасы шушы вакыйганы тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Яшел Үзән шәһәре прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая хәбәр итте.

Агентлыкка билгеле булганча, прокуратурага Казанның бер хастаханәсендә эшләүче табиблар мөрәҗәгать итеп, ноябрь аенда хастаханәнең травматология бүлегенә күпсанлы тән җәрәхәтләре алган 6 яшьлек баланы китерүләре хакында сөйләгән.

«Мәгълүматларга караганда, күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче малайны үги әтисе әледән-әле кыйнап торган. Бүгенге көндә Яшел Үзән прокуратурасы тарафыннан әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен хокук саклау, опека һәм попечительлек органнарының гамәлләрен координацияләү буенча кайбер чаралар күрелгән», - дип белдерде агентлыкка Яна Невмержицкая.

Аның сүзләренчә, прокуратура тарафыннан опека органнарына баланы гаиләдән алу һәм әнисен ана хокукыннан мәхрүм итү буенча тиешле күрсәтмәләр бирелгән.

Үги әтисенең чүкеч белән кыйнавы хакында малай үзе сөйләгән. Алты балалы гаилә күп еллар Казанда яшәгәннән соң, моннан берничә ай элек Яшел Үзән районына күчеп килгән. Балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәптә тормаган.

ТР Тикшерү комитеты мәгълүматларыннан күренгәнчә, күпсанлы тән җәрәхәтләре алган баланы Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Малайның әти-әнисе аның таудан шуганда җәрәхәтләнүен әйткән. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100