news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Герой аналарга бушлай җир кишәрлекләре биреләчәк

Татарстан Юстиция министрлыгында «Герой ана» исеменә лаек булган күп балалы аналарга җир кишәрлекләре бирүгә юнәлдерелгән закон проекты хупланды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышында тәкъдим ителгән үзгәрешләр Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 маддәсенә төзәтмәләр кертүне күздә тота, ул җир кишәрлекләрен дәүләт милкеннән яисә муниципаль милектән бирү очракларын һәм тәртибен җентекләп регламентлый, дип билгеләп үттеләр.

«Җир кишәрлеген алу хокукына Россия Федерациясе гражданнары булган, ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән, шулай ук Россия гражданнары булган һәм Президент Указы нигезендә «Герой ана» исеменә лаек булган хатын–кызлар ия», – дип аңлаттылар утырыш барышында.

Алга таба закон проекты Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советына карауга җибәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot