news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда географик объектларның татарча атамаларыннан каталог төзиләр

Моңа кадәр Россиядә милли телләрдә каталог төзү тәҗрибәсе булмаган.

Татарстанда географик объектларның татарча атамаларыннан каталог төзиләр
Владимир Васильев

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» дәүләт бюджет учерждениесе республиканың географик объект атамаларының татар телендә каталогын төзү һәм алып бару белән шөгыльләнә. Бу турыда Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Каталог Татарстандагы географик объектлар турында рус һәм татар телләрендә бердәм, дөрес, актуаль, һәркем куллана ала торган мәгълүмат чыганагы төзү максатын күздә тота. Әлеге эш «Географик объектлар исемнәре турында» 18.12.1997 ел, № 152 — ФЗ Федераль закон нигезендә башкарыла.

Россия Федерациясе субъектларында әлегә милли телләрдә каталоглар төзү тәҗрибәсе юк. Шулай ук, Татарстан Республикасында географик объект исемнәрендә күп сандагы аерымлыклар җыелган һәм географик атамалар каталогын булдыру зарурлыгы туган.

Каталог төзүнең беренче этабы 2020 ел башында тәмамланган. Барлык чыганаклардан, шул исәптән татар телендә, географик объектлар турында мәгълүмат җыелган, системалаштырылган һәм структуралаштырылган, эш регламенты эшләнгән.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы торак пунктларының электрон каталогы төзелгән, ул бүгенге көндә торак пунктларның типлары, муниципаль районнар, мәгълүмат чыганаклары буенча белешмәне фильтрлау мөмкинлеге булган тест режимында эшли.

Каталог төзүнең икенче этабы — башка халык вәкилләре яшәгән торак пунктларны ачыклау. Әлеге торак пунктларның исемнәрен каталогка аларның халкының милли телләрендә кертү планлаштырыла. Бүгенге көндә «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» Татарстан Республикасының 14 районы буенча шундый торак пунктларның якынча исемлекләрен әзерләде, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100