news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гематология хезмәтен оештыручы Арыслан Әхмәдиев вафат булган

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиб-гематологы Арыслан Әхмәдиев 70нче яшендә вафат булган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итте.

Табиб 45 ел гомерен медицинага багышлый һәм шушы еллар дәвамында Республика клиник хастаханәсендә эшли. Ул 13 ел гематология бүлеген җитәкли, 16 ел Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары булып эшли. Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, билгеле бер вакытта Арыслан Әхмәдиев Республика клиник хастаханәсе стационарында бердәнбер табиб-гематолог була.

2013 елда Арыслан Әхмәдиев җитәкчелегендә Республика клиник хастаханәсен яңарткан вакытта гематология бүлегендә сөяк миен күчереп утырту өчен блок булдыралар. Бу катлаулы процедурага хезмәт ун елдан артык әзерләнә, ә бөтен эшкә нәкъ менә Әхмәдиев җитәкчелек итә. Республиканың баш гематологы буларак, ул Казан, Чаллы һәм Түбән Камада гематология хезмәте эшен оештыра.

«Хезмәттәшләре һәм дуслары аны ярдәмчел, зирәк һәм игътибарлы белгеч буларак истә калдырды. Барысы да докторның хезмәттәшләренә еш кына: «Үскәнем, кабаланма», – дип кабатлавын, тыныч кына консультация бирүен һәм дәвалавын дәвам итүен искә төшерә», - дип белдерделәр Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.

Доктор белән хушлашу чарасы иртәгә, 26 августта, 10.00 сәгатьтә Республика клиник хастаханәсенең патологоанатомия бүлегендә узачак. Мәрхүмне 11.30 сәгатьтә «Тынычлык» бистәсе зиратында җирләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot