Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда газга һәм чүп чыгару хезмәтенә тарифларны арттыруны расладылар
Татарстанда табигый газның ваклап сату бәяләрен һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары хезмәтләренә тарифларны арттыру расланды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының тиешле карарлары ведомство сайтында басылып чыкты.
Аерым алганда, табигый газның бер кубометр бәясе 2026 елның 1 гыйнварыннан хәзерге 8,41 сумнан 8,55 сумга кадәр артачак, ә 1 октябрьдән 9,28 сум булачак.
Татарстанның «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә торган көнбатыш зонасында, чүп чыгару хезмәте 1 гыйнвардан каты коммуналь калдыкларның бер кубометры өчен хәзерге 598,49 сумнан 608,46 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк. 1 октябрьдән хезмәт бәясе 668,70 сумга кадәр үсәчәк.
Республиканың «Гринта» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә торган көнчыгыш зонасында, каты коммуналь калдыкларны чыгару бәясе 1 гыйнвардан хәзерге 614,95 сумнан бер кубометр өчен 625,19 сумга кадәр артачак, ә 1 октябрьдән – 687,08 сумга кадәр.
Россия буенча торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә гыйнвар аендагы тарифларны күтәрү 1,7 процент тәшкил итәчәк, ә Татарстан өчен октябрь аендагысы – 13,4 процент, рөхсәт ителгән тайпылыш 4,8 процент.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарифлар буенча вазгыятьне татарстанлыларга аңлату зарурлыгы турында белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз