news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Газель» һәм җиңел автомобиль бәрелешкән, шоферларның берсе һәлак булган

Юл һәлакәте Тукай районының Суровка авылы янында килеп чыккан.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Республиканың Тукай районы Суровка авылы янында авария булган. Җиңел автомобиль һәм «Газель» машинасы капма-каршы бәрелешкән.

«Газель» шоферы сүзләренә караганда, кайсыдыр бер мизгелдә Renault автомобиле каршы якка килеп чыккан һәм машиналар бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел автомобиль йөртүче һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га автошәһәрдә яшәүче үз хәбәрчесеннән билгеле булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100