news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Гасыр музее» өчен тавыш бирү төгәлләнә

Бәйге җиңүчеләрен иртәгә, 25 июньдә игълан итәчәкләр.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда «Гасыр музее» бәйгесе төгәлләнә. Республикадагы бер музей өчен тавышны иртәгәгә кадәр ТАССРның 100 еллыгына багышланган сайтта бирергә була.

Бәйгедә Казан музейлар катнашмый, алар өчен аерым тавыш бирү оештырылачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта бәйгедә Мамадышның туган як музее, Тәтеш районы Сүле авылындагы Молоствовлар утары һәм Бөгелмә районындагы Ярослав Гашек Әдәби-мемориаль музее алда бара. Татарстан халкы иң аз тавышны Галия Кайбицкая музеена биргән.

Алдарак «Татар-информ» Мамадыш музееның Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотоларын җыюны дәвам итүен язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100