Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Гашыйклар көнендә 127 пар өйләнешәчәк
Гашыйклар көне быел сишәмбегә туры килсә дә, күп кенә парлар шушы көндә кавышырга ниятләгән.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 14 февральдә, Татарстанда 127 пар өйләнешәчәк. Гашыйклар көне быел сишәмбегә туры килсә дә, күп кенә парлар шушы көндә кавышып, гаилә корырга ниятләгән. Бу хакта Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанлылар һәм кунаклар өчен бу көнне шактый чаралар билгеләнгән. Гашыйклар бер билет белән махсус автобуслы экскурсиядә башкаланың иң романтик урыннарында була ала.
«Эрмитаж-Казан» үзәге Казандагы иң матур мода күргәзмәсендә - Love Story көтәчәк.
Гашыйклар өчен Татарстан тарихының табигый музее квест әзерләгән. Биредә туганнарга һәм дусларга котлаулар җибәрергә, шулай ук оригами техникасында “валентинкалар” әзерләргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз