news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гариплекне булдырмау Концепциясе эшләнә

Бүген Казанның “Ривьера” кунакханәсендә “Россия Федерациясендә инвалидларны тернәкләндерүдә инновацион технологияләр” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлап җибәрде

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның “Ривьера” кунакханәсендә “Россия Федерациясендә инвалидларны тернәкләндерүдә инновацион технологияләр” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Аны ачу тантанасында РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте рәисе Александр Ломакин-Румянцев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов катнаштылар.
“Бүгенге көндә Татарстанда яшәүче халыкның 9 проценты - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. Республика Хөкүмәте аларны тернәкләндерүгә зур әһәмият бирә. Без инвалидлар өчен барлык хезмәтләрнең үтемле булу күрсәткечен югары дәрәҗәдә сакларга, авыл җирендә сәламәтлек саклау өлкәсен үстерергә тырышабыз. Соңгы елларда медицинаның нейрохирургия, кардиохирургия һәм башка юнәлешләрендә югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүгә ирештек”, - дип белдерде үз чыгышында Равил Моратов.
Аның сүзләренә караганда, Спорт һәм сәламәт яшәү елында республика спорт инфраструктурасын үстерүгә зур әһәмият бирә. Бүген Татарстанда мөмкинлекләр чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган бердәнбер спорт объекты ул – “Олимп” мәдәни-спорт комплексы. 2013 елда Казанда уздырылачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек кысаларында инвалидлар өчен үтемле инфраструктурасы булган тагын ике объектны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Анда зур спорт чаралары уздырылачак. Инвалидларны тернәкләндерү мәсьәләсен нәтиҗәле чишү өчен нык матди база һәм яңа мәгълүмат технологияләрен гамәлгә кертү тиешле. Шуны да әйтергә кирәк: Татарстанда бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан гариплекне булдырмау һәм тернәкләндерү системасын үстерү Концепциясе эшләнә. Аны тормышка ашыру кысаларында күп кенә фәнни-тикшеренү эшләре алып барылачак. “Татарстан Республикасында мәгълүмат һәм коммуникатив технологияләрне үстерү һәм файдалану” исемле Республика максатчан программасы кысаларында инвалидлар турында мәгълүмат бирә торган Бердәм база булдыру каралган. Аның ярдәмендә инвалидны тернәкләндерү эшен күзәтеп барылачак, тернәкләндерү белән шөгыльләнә торган барлык ведомстволар мөмкинлекләре берләштереләчәк, диде Равил Моратов.
Бүген конференциядә чыгыш ясаучылар Россиядә һәм Татарстан Республикасында гарипләргә ярдәм күрсәтү, аларны комплекслы тернәкләндерү, реабилитацион учреждениеләрне методологик яктан тәэмин итү мәсьәләсен яктыртырга тырышты. Форум кысаларында шулай ук субъектлардагы тернәкләндерү һәм медицина үзәкләрендәге гарипләргә ярдәм күрсәтү тәҗрибәсе белән дә таныштырылды. Инвалидларны тернәкләндерүдә кулланыла торган яңа инновацион технологияләргә дә аерым игътибар бирелде. Конференциядә катнашучылар инвалидларны комплекслы тернәкләндерү өчен бу эш белән шөгыльләнә торган учреждениеләр тарафыннан бердәм ысуллар куллану, югары нәтиҗәле заманча технологияләрне гамәлгә кертү тиешле дигән нәтиҗә ясадылар. Фикер алышу соңында белгечләр инвалидларны тернәкләндерү белән шөгыльләнүче барлык оешмалар һәм учреждениеләр эшен физик мөмкинлекләре чикләнү һәм сәламәтлек какшау дәрәҗәсен билгели торган Халыкара классификациягә нигезләү; тернәкләндерү учреждениеләре эшчәнлеге стандартларын эшләү; Бөтендөнья җәйге универсиадага төзелүче объектларны инвалидлар өчен җайлаштыру кирәклеген ассызыкладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100