news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гарасат булачак дип ялган хәбәр таратучыларны хокук саклау органнары тикшерә

"Мегафон" 230 меңләп Татарстан кешесенә, "Билайн"ның республикада яшәүче 3 миллион тирәсе кешегә хәбәр таратканы мәгълүм.

Татарстанда гарасат булачак дип ялган хәбәр таратучыларны хокук саклау органнары тикшерә
Султан Исхаков

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда штром кисәтү хакында ялган хәбәр таратучылар хакында эчке эшләр министрлыгында беләләр һәм тиешле чаралар күреләчәк, дип белдерде бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризислы очракларда идарә итү үзәге җитәкчесе Радик Гисмәтов.

“Нинди элемтә операторлары хәбәр тарату белән шөгыльләнгәнне ачыклау – безнең бурыч түгел. Без бу мәсьәләне тикшердек һәм һава торышы турында фаразлар килеп ирешүгә үзебез SMS тараттык. Хәзерге вакытта ике оператор хакында мәгълүмат бар. “Мегафон” 230 меңләп Татарстан кешесенә, “Билайн” республикада яшәүче 3 миллион тирәсе кешегә хәбәр тараткан. “МТС” һәм башка операторларның күпме кешегә SMS җибәрүе билгеле түгел. Ялган хәбәр тарату буенча, белүемчә, хокук саклау органнары таныш һәм бу юнәлештә инде эшли”, – диде Радик Гисмәтов.

Шулай ук ул әлеге мәсьәләнең Татарстан Президенты Аппаратында һәм Министрлар Кабинетында күтәрелүен дә билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100