news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда гарәп имлясындагы кулъязма текстларны күчерү эшен автоматлаштырачаклар

Аларның күпчелек өлеше — метрика кенәгәләре, ягъни генеалогик тикшеренүләрнең нигезе.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда быел гарәп графикасындагы текстларны күчерү эшен автоматлаштырырга телиләр.

«Татар, гарәп һәм фарсы телләрендә гарәп графикасындагы кулъязмалар — үзенчәлекле тарихи чыганаклар. Аларның күпчелек өлеше — метрика кенәгәләре — генеалогик тикшеренүләрнең нигезе. Аларны уку һәм күчерү кулдан эшләнә, бик күп вакытны сорый һәм чыгымлы», — дип белдерде Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова ведомствоның коллегия утырышында. 

Аның сүзләренчә, дәүләт комитеты гамәлгә ашырырга планлаштырган «Гарәп графикасындагы кулъязма текстларны тану һәм күчерү» проекты әлеге эшне автоматлаштырырга һәм оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Танырга һәм күчерергә кирәкле битләрнең күләме 7 миллион 514 меңнән артыграк. Болар Дәүләт архивы, ЗАГС, Татарстан Фәннәр академиясе документлары. Моннан тыш, мондый документлар Казан федераль университетында да бар. Проектның бәясе 24 миллион сум белән бәяләнә, шул ук вакытта көтелгән нәтиҗә 117,2 миллион сум күләмендә фаразлана.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100