Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда гаиләләр ана капиталын күбесенчә торак шартларын яхшыртуга сарыф итә
Татарстанда торак шартларын яхшырту ана капиталын куллануның иң популяр ысулларыннан берсе булып кала. Бу хакта «Вести Татарстан» Россия Социаль фонды мәгълүматына сылтама белән хәбәр итә.
Ведомствода искәртүләренчә, гаиләләр акчаларны беренчел ипотека взносына, кредитны каплауга, процентлар түләүгә, шулай ук торак сатып алуга яки төзелешкә сарыф итә.
Ана капиталын шулай ук баланың белем алуына, ананың тупланма пенсиясен формалаштыруга, инвалид балаларның социаль адаптациясенә һәм кереме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдәге өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр өчен кулланырга мөмкин.
Сату-алу килешүе буенча торак сатып алганда өстәмә шарт гамәлдә: ана капиталы алу хокукы барлыкка килгән бала өч яшьтән олырак булырга тиеш.
Россия Социаль фонды матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, ана капиталы ярдәмендә төзелә торган килешүләр вакытында балаларның хокукларын яклау өчен сатып алына торган шәхси торак йортның даими яшәргә яраклылыгы турында җирле үзидарә органнарының бәяләмәсе таләп ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз