news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гаилә түләвенә гаризалар 1 июньнән кабул ителә башлый

Татарстанда гаилә түләвенә гаризалар 1 июньнән кабул ителә башлый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда эшләүче ата-аналар 1 июньнән еллык түләүне рәсмиләштерә алачак. Түләү ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар өчен билгеләнгән, ләкин гаиләнең җан башына уртача кереме бер ярым тапкыр региональ яшәү минимумыннан артмаска тиеш, дип хәбәр итә «НТР 24».

Гаризаны, 2025 елга керемнәрне исәпкә алып, 1 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Түләүне дәүләт хезмәтләре порталы аша, Күпфункцияле үзәк яки Россиянең социаль фонды клиент офисларында рәсмиләштерергә мөмкин. Күпчелек мәгълүматларны белгечләр мөстәкыйль сораячак, әмма документларның бер өлешен, мәсәлән, уку йортларыннан белешмәләрне шәхсән бирергә кирәк булачак.

Түләүгә 18 яшькә кадәр яки 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр хокуклы. Ярдәм чарасы кысаларында салым 6 процент ставкасы буенча яңадан исәпләнә, ә аерма мөрәҗәгать итүчегә кире кайтарыла.

Гаиләнең барлык әгъзаларының да Россия гражданлыгы булырга тиеш, шул ук вакытта ата-аналарның алимент буенча бурычлары булырга тиеш түгел. Ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр һәм башка хезмәт керемнәре булмаган үзмәшгульләр түләүдән файдалана алмаячак.

Керемне исәпләгәндә, хезмәт хакы, эшкуарлык эшчәнлегеннән кергән керемнәр, пенсияләр, пособиеләр, стипендияләр һәм алиментлар исәпкә алына. Мәсәлән, дүрт кешелек гаиләдә айга 64 мең сум керемле әтисе генә эшли, ә әнисенең эш хакы юк икән, җан башына уртача керем 16 мең сум тәшкил итәчәк. Бу күрсәткеч билгеләнгән бусагадан 22 609,5 сумга түбәнрәк, шуңа күрә гаилә түләргә хокуклы, әмма аны бары тик әтисе генә рәсмиләштерә алачак.

Татарстанда дүрт кешедән торган гаилә өчен еллык максималь керем 1 085 256 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Түләү күләме индивидуаль исәпләнә һәм салым салына торган керемнәргә һәм кулланыла торган тотып калуларга бәйле. Түләү алу хокукын ел саен расларга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot