Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республика конкурсы башланачак
Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 8 июльдә, «Гаилә альбомын карыйк» республика конкурсы башлана. Алты номинациядә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылачак. Бу хакта Казанда «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова хәбәр итте.
«Конкурс балаларны, оныкларны әти-әниләре, әби-бабайлары белән ешрак аралашырга этәрүгә юнәлтелгән. Бәйгедә әти-әниеңнең, гаиләңнең тарихын сөйләргә кирәк. Номинацияләргә килгәндә, бу әти-әнинең танышу тарихы, әти-әнинең гадәти булмаган туе, зур тату гаилә тарихы яки «Ватан алардан башлана» темасы. Шулай ук фотолар яки видеолар өстәргә һәм электрон почта аша конкурсның оештыру комитетына җибәрергә кирәк», – дип сөйләде ул.
Әхмәтова аңлатканча, конкурсантларның «ВКонтакте» социаль челтәрендә шәхси бите булырга тиеш. Катнашучылар үзенең тарихын хештег белән урнаштырачак. Эшләрне жюри бәяләячәк. Конкурска сентябрьдә йомгак ясалачак.
Һәр номинациядә беренче урын өчен 15 мең сум, икенче урын өчен 10 мең сум, өченче урын өчен 5 мең сум каралган. Моннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәреннән махсус призлар да булачак.
«Гаиләләрне әлеге бәйгедә актив катнашырга чакырабыз. Безнең рәсми сайтта конкурсның нигезләмәсе белән танышырга була. Анда номинацияләр күрсәтелгән, нинди фотолар җибәрергә, нинди тарих язарга кирәклеге аңлатылган», - дип белдерде Әхмәтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз