Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда гаилә ипотекасы буенча кредит күләме 9 миллион сумга кадәр артырга мөмкин
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Дәүләт Думасы депутатлары барлык төбәкләр өчен 60 квадрат метрдан зуррак мәйданлы фатир алу өчен гаилә ипотекасы буенча кредитның максималь суммасын арттырырга тәкъдим итте. Документны парламентарийлар РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга юллаган, дип яза «Известия».
Инициатива авторлары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә лимитны 12 миллион сумнан 18 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә. Калган төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда, сумма 6 миллион сумнан 9 миллион сумга кадәр арта.
Сораштырулардан билгеле булганча, балалы гаиләләрнең өчтән ике өлешеннән артыгы мөмкинлек булган очракта зур фатир сатып алырга тели, дип күрсәтелә мөрәҗәгатьтә. Лимитны арттыру мондый категория гражданнарга торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирергә тиеш.
Элегрәк Россиядә гаилә ипотекасын 2030 елга кадәр озайту турында хәбәр ителде. Аннан 6 яшькә кадәрге бер генә булса да баласы булган гаиләләр файдалана ала. Программа буенча ставка 6 процентны тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз