news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Гаилә елына багышланган туры эфирлар сериясен вице-премьер Ләйлә Фазлыева ача

Татарстанда Гаилә елына багышланган туры эфирлар сериясен вице-премьер Ләйлә Фазлыева ача
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Татарстанда Гаилә елына багышланган туры эфирлар сериясе башлана. Халыктан килгән сорауларга беренче булып 7 февраль көнне Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җавап бирәчәк. Бу хакта республиканың Төбәк белән идарә итү үзәге хәбәр итә.

Ул халыкка ярдәм чаралары, федераль һәм республика программалары, шулай ук Гаилә елына багышланган чаралар турында сөйләячәк.

Трансляция 12.00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстанның Төбәк белән идарә итү үзәге рәсми берләшмәсендә башлана.

Хакимият органы вәкилләре белән тематик туры эфирлар атна саен үткәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 22 ноябрендә Президент Владимир Путин Россиядә 2024 елның Гаилә елы булачагы турында указны имзалады. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләләрне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан кабул ителгән. Чаралар планын Хөкүмәт 9 гыйнварда раслады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100