Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Гаилә атналыгында 700дән артык яңа гаилә корылган
Татарстанда 1-7 июль көннәрендә – Гаилә атналыгында 710 яңа гаилә барлыкка килгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ЗАГС идарәсе башлыгы, «Нык гаилә» төбәк проекты координаторы Эльвира Әхмәтова хәбәр итте.
Ул Гаилә атналыгында республиканың барлык 47 ЗАГС бүлегендә чаралар узуын әйтте. «ЗАГС хезмәткәрләре өчен Гаилә көне – ул үзенчәлекле көн. Бу көнне өйләнешергә теләүчеләр аеруча күп. 1-7 июльдә 710 пар никахларын рәсмиләштерде. Тагын 129 гариза бүгенгә тапшырылган иде», – диде Эльвира Әхмәтова.
Ул Гаилә атналыгында ЗАГСларда 50,60,70 ел бергә яшәгән гаиләләр хөрмәтләнүен, яңа туган балаларга тантаналы төстә исем кушу чаралары үткәнен әйтте.
Эльвира Әхмәтова сүзләренчә, 1-6 июль көннәрендә ренспубликада 500дән артык бала дөньяга килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз