Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Гаилә альбомын карыйк» дигән республика бәйгесенә йомгак ясалды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә «Гаилә альбомын карыйк» дип аталган республика конкурсы жюрие утырышы булды. Гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән проект беренче мәртәбә оештырыла. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова, утырышны ачып, бәйгенең әһәмиятен билгеләп үтте.
«Мондый проектны әле беренче тапкыр үткәрәбез. «Гаилә альбомын карыйк» дип аталган конкурсны башлап җибәргәндә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе үз алдына республика халкы әти-әниләре, әби-бабаларының танышу, туй тарихлары белән уртаклаша алсын өчен мөмкинлекләр һәм мәйданчыклар булдыру бурычын куйды», - диде ул.
Аның искәртүенчә, әлеге конкурс анда катнашучыларга гаилә традицияләре һәм буыннар арасында кыйммәтләрне тапшыру турында сөйләү өчен сәбәп булды.
Эльвира Әхмәтова шулай ук республика җитәкчелегенә проектка ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка әлеге проектка ярдәм иткәне өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез», - дип искәртте ул.
Аның сүзләренчә, катнашучыларның бәйгегә карата зур кызыксыну белдерүе һәм уңай бәяләмәләр аның кирәклеген күрсәтә.
Жюри әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча алты номинациядә 18 җиңүче билгеләнде. Барлык лауреатларга да дипломнар һәм акчалата сертификатлар (беренче урын өчен - 15 мең, икенче урынга - 10 мең, өченче урынга - 5 мең сум) тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз