news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гаилә мәсьәләләре буенча консультация бирүче махсус хезмәт оештырылган

Консультацияләр һәр көнне һәм тәүлек буе үткәрелә. Бирегә (843) 293-24-68 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстанда гаилә мәсьәләләре буенча консультация бирүче махсус хезмәт оештырылган
Михаил Захаров

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсендә кризис хәлендә булып, аерылышу дәрәҗәсенә җиткән гаилә парлары өчен консультация бирүче махсус хезмәт оештырылган.

Махсус хезмәтнең максаты - аерылышуларны киметү, гаилә һәм никах институтын ныгыту, профилактика мәсьәләләре.

Консультацияләр һәр көнне һәм тәүлек буе үткәрелә. Бирегә (843) 293-24-68 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип җиткерә Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле матбугат хезмәте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot