news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гаилә коручылар саны 5 процентка арткан

2017 елда республикада 26983 пар никахын теркәгән.

Татарстанда гаилә коручылар саны 5 процентка арткан
архив/Рамиль Гали

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда гаилә коручылар саны 5 процентка арткан. Бу хакта бүген Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең киңәйтелгән коллегиясе вакытында билгеле булды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Гаилә хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева билгеләп үткәнчә,  2017 елда республикада 26983 пар никахын теркәгән.

"Татарстанда катнаш никахлар арта. Һәр дүртенче гаилә катнаш никах нәтиҗәсендә төзелә. Ә менә чит ил кешесенә кияүгә чыгу очраклары кимеде. Моннан тыш, Идел буе федераль округында Татарстан аерылышучылар саны буенча да югары күрсәткечкә ия. Татарстанда 1000 никахка 503  аерылышу очрагы туры килә. Чагыштыру өчен, бу сан Саратов өлкәсендә – 640, Киров өлкәсендә – 711. Ә гомумән алганда, илдә, 1000 никахка 800дән артык аерылышу очрагы туры килүе билгеле.Узган елда Татарстанда 13586 гаилә таркалган", – диде ул.

ЗАГС идарәсе башлыгы үз чыгышында шулай ук күпчелек никахларның тормыш итүнең беренче елында таркалуын әйтеп узды.

"2017 елда 64 процент гаилә, 10 ел да яшәмичә таркалды", – диде Шәвәлиева.

ЗАГС идарәсе башлыгы сүзләренчә, 10 ел элек кияүгә чыгучыларның күбесе 25 яшькәчә булса, хәзер мондыйларның саны нибары 38 процентны тәшкил итә.

Искәртеп үтик, бүген Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең киңәйтелгән коллегиясе уза. Аның эшендә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100