news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гаилә формасында укучы балалар саны 19 процентка арткан

Республикада 606 бала мәгариф оешмаларыннан читтә белем ала.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда 2017 – 2018 уку елында гаилә формасында укучылар 19 процентка артты һәм аларның саны 606 булды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 36нчы утырышында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итте.

Балаларны гаилә формасында, ягъни мәгариф оешмаларыннан читтә укытуны оештыру мәсьәләсе аерым игътибар сорый, дип белдерде докладчы.

“Гражданнар мөрәҗәгате һәм гаиләдә белем бирүне оештыруны өйрәнү буенча тикшерү нәтиҗәләре республикада әлеге өлкәдә мәгариф органнары ягыннан контроль һәм мониторингның җитәрлек дәрәҗәдә булмавын күрсәтте. Бу балаларның белем алуга хокукларын бозуга китерә”, - дип билгеләп үтте Удачина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100