news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гаилә фермаларын үстерүгә грантлар алуга документлар кабул ителә башлый

Документлар һәм гаризалар 2022 елның 24 гыйнварыннан 22 февраленә кадәр кабул ителә.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен конкурс нигезендә сайлап алуга документлар кабул итә башлау турында игълан итә.

Документлар һәм гаризалар 2022 елның 24 гыйнварыннан 22 февраленә кадәр кабул ителә.

Гаризалар һәм документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Грант бирү тәртибе һәм документлар турында мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында https://agro.tatarstan.ru/konkurs-2022.htm сылтамасы буенча урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100